news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның “Кварт” кунакханәсендә җинаять кылучы 14 елга хөкем ителгән

Әтнә районы кешесе узган ел ахырында бер үк көнне 37 яшьлек хатын-кызны һәм балигъ булмаган ике кызны мәсхәрәләгән.

(Казан, 30 июль, “Татар-информ”). Казанның “Кварт” кунакханәсендә җинаять кылучы 14 елга хөкем ителгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Алдан “Татар-информ” Казанда узган ел ноябрь ахырында Әтнә районыннан 36 яшьлек Алмаз Нуриевның тоткарлануын хәбәр иткән иде. Ир-ат “Кварт” кунакханәсендә 37 яшьлек хатын-кызны һәм 12, 13 яшьлек ике кызны көчләвен таныган. Өч җинаять тә бер көнне башкарылган.

2014 елда Нуриевка инде шундый ук җинаять өчен дүрт ел да тугыз айга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарылган булуы билгеле.

Нәтиҗәдә, суд гаепләнүчене “Җенси характердагы көчләү гамәлләре” һәм “Көчләү” маддәләре буенча катгый режимдагы колониягә 14 елга хөкем иткән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot