Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның курчак театры Игелекле гамәлләр атналыгында катнаша
"Әкият" курчак театры хәйрия фондлары чакырган 250 балага спектакль күрсәтә.
(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Бу атнада Казанда "Әкият" дәүләт курчак театры да Инвалидлар декадасына кушыла, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. 8 декабрьдә "Альпари", "Шәфкать”, "Вера", "Иман нуры", "Апрель", "Нарасый", "Доброе дело", "Өмет-Надежда", Сукырлар җәмгыяте кебек хәйрия фондлары һәм Казан шәһәренең Вахитов белән Идел буе районнары хакимиятләренең социаль яклау бүлеге чакырган 250 балага А.Волкованың "Волшебник Изумрудного города" спектакле күрсәтеләчәк. Әлеге спектакльне күптән түгел генә рус труппасы белән театрның баш режиссеры Илдус Зиннуров сәхнәләштерде.
"Әкият" курчак театры актив хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнә, мондый чаралар ел саен уздырыла, артистлар үзләре дә балалар йортларында һәм интернатларда чыгыш ясый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз