news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның курчак театры чыршы бәйрәменә көненә 1000 бала киләчәк

Татарча бәйрәмдә чыршы тирәли татарча интермедиядән соң тамаша залында Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” спектакле күрсәтеләчәк.

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Бүген "Әкият" Татар дәүләт курчак театрында чыршы бәйрәмнәре старт алды. Көннең салкын булуы аркасында республикадагы күп кенә чаралар кичектерелсә дә, балалар өчен чыршы бәйрәмнәре билгеләнгән вакытында үткәрелде.

Иртәнге сәгать 10гаа балалар Г.Х.Андерсенның “Снежная королева”сын (Е.Шварц пьесасы) карарга килде. Спектакльләр 2017 елның 9 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Театр балаларның кышкы каникуллары чорында бер генә көн – 1 гыйнварда гына ял итәргә җыена.

Яңа ел программасы татар һәм рус телләрендә үткәрелә. Традиция буенча, ул ике өлештән тора – чыршы тирәли интермедия һәм залдагы спектакльне карау.
Рус телендә балаларга М.Супонинның "Волшебные снежинки" яки Г.Х.Андерсенның "Снежная королева" (Е.Шварц пьесасы) спектакльләре тәкъдим ителә. Татарча бәйрәмдә чыршы тирәли татарча интермедиядән соң залда А.Алишның “Сертотмас үрдәк” спектакле күрсәтеләчәк.

“Без чыршы бәйрәменә махсус әзерләнәбез. Артистларыбыз балалар каршына нәрсә бар – шуны киеп кенә чыкмый, киемнәр махсус тегелә”, - ди театр директоры Роза Яппарова. “Алиса могҗизалар илендә” әсәре буенча махсус сценарий язылды. Аны татар теленә Луиза Янсуар тәрҗемә итте. Интермедиянең русчасында да, татарчасында да унбишәр артист уйный. Һәрберсенә үзебезнең цехларда махсус киемнәр тегелде”, - ди театрның матбугат хезмәте җитәкчесе Дилия Шаязданова.

Артистлар көнгә дүрт сеанс тәкъдим итәчәк. Былтыр башта көнгә өч спектакль планлаштырып, соңыннан тамашачылар соравы буенча дүртенчесе өстәлгән иде. Быел чыршы бәйрәме 10:00, 12:30, 15:00, 17:30 сәгатьләргә планлаштырылган. Зур залда 250 урын икәнлеген исәпкә алсак, көнгә 1000 бала курчак театрына киләчәк.

“Без Курчак театрына ай саен диярлек киләбез. Бүген менә үземнең 1"В" сыйныфы балаларын алып килдем. Вакыт таба алган әти-әниләр дә монда. Курчак театрына махсус автобус белән киләбез. Сыйныфка бүлгәч артык кыйммәт чыкмый. Камал театрындагы “Кәҗә белән сарык” спектакленә дә билетлар алдык. Автобуска да заказ бирдек”, - ди Казан шәһәренең 114 нче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар буенча укыту мөдире, укытучы Мәйсуфа Гыймранова.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100