Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Кремль яр буенда татарча сүзләр язылган яңа мурал барлыкка килде
Диварга Мансур Шиһапов шигыреннән юллар төшерелгән.
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Казанда Кремль яр буеның яңа өлешендә леттеринг стилендә мурал ясаганнар. Ул татар һәм рус телләрендәге язулардан гыйбарәт.
Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, леттеринг (хәрефләр ясау сәнгате — ред. иск.) Хрущев авышлыгы диварына төшерелгән. Бер яктан, татар телендә Мансур Шиһапов шигыреннән юллар төшерелгән, икенче яктан — аларның рус теленә тәрҗемәсе.
Мурал Orchestra бюросы архитекторлары эшләгән территорияне төзекләндерү концепциясе кысаларында ясалган, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз