news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Кремль яр буенда бүген Кыш бабай кунаклар көтә

Кремль яр буенда Яңа ел бәйрәмнәренә ачылачак әкияти шәһәр 29 гыйнварга кадәр кунаклар кабул итәчәк.

 (Казан, 17 декабрь, "Татар-информ") Бүген Казанның Кремль яр буенда әкияти шәһәрчек ачылачак. Кунакларны биредә кич белән, 18.00 сәгатьтә көтәләр. Яр буенда кинотеатр ачылачак, Яңа ел бәйрәмнәре чорында анда кинофильмнар күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә Кремль яр буеның рәсми сайты.

Балалар өчен яр буенда төрле остаханәләр, шугалак эшләячәк. Кыш бабай йортында истәлеккә фотосурәткә төшеп булачак. Кыш бабай өенең ишегалдында чын боланнар яшәячәк.

Әкият шәһәрчеге 29 гыйнварга кадәр кунакларны кабул итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot