news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Кремль урамында кино төшерелә

Татарстанда Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы буенча сериал төшерү дәвам итә.

Казанның Кремль урамында кино төшерелә
Рамиль Гали

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казанның Кремль урамы ябык – “Зөләйха күзләрен ача” сериалы бүген биредә 1917 елның көзге вакыйгаларын төшерә. “Татар-информ” хәбәрчеләре, кино төшерү мәйданчыгында булып, сериалның иң халык күп катнашкан күренешләренең берсен тамаша кылды. 

Хәтта ябык булмаса да, Казанда яшәүчеләр бүген Кремль урамыннан үтеп йөрергә бик үк теләмәсләр иде, чөнки асфальт өстенә туфрак сибелгән, төнге яңгыр аны юешләп тә куйган.

Кино төшерү командасы бүген Игнатов белән Бакиевның яшь чагында революция ясап йөргәннәрен һәм профессор Лейбеның университет бинасыннан йөгереп килеп чыкканын төшерә.

Бүгенге күренешләрнең “йолдызлары” – Иван Игнатов ролен башкаручы Евгений Морозов һәм үзебезнең – Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин. Искәндәргә Бакиев роле бирелгән. Профессор Лейбе ролендә - Сергей Маковецкий.

Кремль урамына калын итеп туфрак җәелгән, такталар, капчыклардан баррикадалар ясалган, массовка китерелгән. Татарстан милли китапханәсенең тәрәзәләре кадакланган, университет ишекләренә листовкалар ябыштырылган. Урамда тимер кисмәкләр янып тора. Пиротехниклар чын сугыш төсе кертергә тиешләр. Гримерлар юнкерларның мәетләре булып уйнарга килгән ир-атларга канга баткан "бит"ләр ясыйлар.

Оештыручылар журналистларга, массакүләм эпизодлар төшерелгәндә, артистларга якын килергә, аралашырга ярамавын алдан ук кисәттеләр.

  • “Зөләйха күзләрен ача” сериалы Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча төшерелә. Режиссеры - Егор Анашкин. Сериал “Россия 1” каналы өчен “Русское” кинокомпаниясе тарафыннан төшерелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100