Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның Кремль дамбасында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күрде
Бүген иртәнге алтыда «Кырлай» паркы янында «Лада» һәм «Фольксваген» машиналары бәрелеште.
(Казан, 29 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Кремль дамбасында ике җиңел машина бәрелешкән, ике кеше җәрәхәт алган. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр.
Бүген иртәнге алтыда «Кырлай» паркы янындагы Кремль дамбасына керү юлында «Лада» һәм «Фольксваген» бәрелеште.
«Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике кеше зыян күрде. 24 яшьлек «Лада» шоферының кулы җәрәхәтләгән, ә 24 яшьлек чит ил машина йөртүчесе баш мие селкенгән», - дип ачыкладылар ЮХИДИдә.
Урында юл-патруль хезмәте инспекторлары эшли. Авария турында мәгълүмат ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз