news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Константиновка бистәсендә йорт һәм мунча янган

«Яшелчәчелек» бакчачылык ширкәтендә гадәттән тыш хәл вакытында ут күршедәге бакча йортларына күчү куркынычы булган.

Казанның Константиновка бистәсендә йорт һәм мунча янган
скриншот видео из соцсетей

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Шаһитлар Казанның Константиновка бистәсендә чыккан янгынны видеога төшергән. Кадрлар социаль челтәрләрдә чыкты.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында гадәттән тыш хәлнең бүген көндез булганлыгы турында сөйләделәр. «Яшелчәчелек» бакчачылык ширкәтендә 30 квадрат метр мәйданда йорт һәм мунча янган.

«Ут күршедәге бакча йортларына күчү куркынычы бар иде. Ләкин, янгын сүндерүчеләрнең тотрыклы гамәлләре аркасында, ут таралмады», – дип сөйләделәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Янгынны сүндерүдә дүрт берәмлек техника һәм янгын сүндерү шәхси составыннан егерме кеше катнашкан. Нәтиҗәдә, бер кеше дә зыян күрмәгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot