news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның «Кольцо» сәүдә үзәген реконструкцияләүгә бәйге игълан итәчәкләр

Шәһәр үзәгендәге бинаны реконструкцияләү проекты хакында экспертлар һәм җәмәгатьчелек катнашында фикер алышачаклар.

Казанның «Кольцо» сәүдә үзәген реконструкцияләүгә бәйге игълан итәчәкләр
архив/Рамиль Гали

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Казанның «Кольцо» сәүдә үзәген реконструкцияләүгә бәйге игълан итәчәкләр. Шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде

«Кольцо» сәүдә үзәгенең милекчесе тарафыннан конкурс нигезендә бинаны реконструкцияләү проектын әзерләү турында карар кабул ителде», - диде Прокофьева.

Хәзерге вакытта Архитектура идарәсе белгечләре һәм шәһәр советы әгъзалары бәйгенең нигезләмәсен һәм техник бирем әзерли, дип искәртте докладчы.

Милекче бәйгене ачык итәргә һәм проект хакында фикер алышуга киң җәмәгатьчелек, экспертларны җәлеп итәргә карар кылды, диде Казан мэры Илсур Метшин.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot