news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның “Кольцо” сәүдә үзәге Россиянең иң ямьсез биналары "унлыгы"на кергән

Экспертлар “Кольцо”ның тышкы күренеше - килбәтсез, яктыртылыш һәм стиле Казанның тарихи үзәгенә туры килми, дип билгеләгән.

(Казан, 28 ноябрь, "Татар-информ"). Россиянең иң килбәтсез биналар исемлегенә Казандагы “Кольцо” сәүдә үзәге эләккән. “Елата торган иң шыксыз биналар” –“Самые уродливые здания, которые заставляют плакать” антирейтингын инглиз телендәге Russia beyond the Headlines төзегән.

Экспертлар “Кольцо” йөзен килбәтсез, презентабельсез дип, яктыртылышы һәм стиле Казанның тарихи үзәгенә яраклы булмавын билгеләп үткән.

Әлеге топ-10лыкка тагын Россиядә 2000 елдан соң төзелеп килгән биналар кергән. Алар арасында Мәскәүнең Grand Furniture сәүдә үзәге һәм башкала театры Et Cetera бар. Сочида бу исемлеккә Nautilus сәүдә үзәге, Marriott кунакханәсе; Тверьдә Ryumka бизнес-үзәк; Костромада Fura сәүдә үзәге; “Санкт-Петербург Плаза” кергән.

Рейтингта унлыкны Саранскида - Россия Почтасы бинасы һәм Владивостокта Clover House сәүдә үзәге йомгаклый.

Russia Beyond the Headlines – “ТВ-Новости”ның халыкара мультимедияле проекты. Аның материаллары 13 телдә басыла. Сайтта Россиядәге мәдәният, тарих, фәнни һәм иҗтимагый тормыш турында мәкаләләр басыла.

Казанның архитектура биналарының антирейтингка беренче тапкыр гына эләгүләре түгел. Алданрак “Казан” гаилә үзәген "яшь өйләнешүчеләр өчен казан" белән чагыштырганнар иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100