news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Кол Шәриф Җәмигъ мәчетендә, Корбан гаете уңаеннан, бәйрәм намазы укылды

Бәйрәм гыйбәдәтен шушы мәчетнең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов үткәрде

 (Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан кремлендәге Кол Шәриф Җәмигъ мәчетендә, Корбан гаете уңаеннан, бәйрәм намазы укылды.

Күп кеше килгән дини бәйрәм чарасы Россия ислам институты каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге шәкерте Рушан Сәлахов тарафыннан Коръән аятьләрен уку белән башланды.

Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәновның догалары, Аллаһы Тәгаләгә, Мөхәммәд пәйгамбәргә, изге затларга мактау сүзләре белән дәвам иттерелгән гает чарасында рәсми затларның шушы бәйрәмгә игътибары калку итеп күрсәтелде. Аерым алганда, РФ Президенты Владимир Путин, РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев кебек дәүләт җитәкчеләреннән, РФ  төбәкләре башлыкларыннан Татарстанга Корбан бәйрәме белән котлау телеграммалары килгән. Шулай ук хәзерге вакытта хаҗ гамәлләре кылучы ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның гает белән котлау тексты мөэмин-мөселманнарга җиткерелде: аны Илфар хәзрәт тулысынча укып чыкты.

Мөселманнар өчен хаҗ гамәлләренең, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәү әһәмияте, зарурияте, кешеләрнең бер-берсе алдында тигез булуы турында искәртеп, хәзрәт республика мөселманнарыннан йөзләгән кешенең бу вакытта хаҗда икәнлеген билгеләп үтте. Аннары мөселманнарның иң зур ике бәйрәменең берсе – Корбан гаетенең, корбан гыйбадәтенең әһәмияте хакында сүз алып барды. Ятим булуы өстенә гарип тә булган балаларга дип хәйрия чарасы ярдәмендә автобус алырга ниятләнә. Ул балалар өчен былтыр гаеттә SMS-хәбәр җибәрү юлы белән хәйрия акчасы җыелган иде, шуңа Теләче районы Иске Җөри авылында алар өчен махсус үзәк ачылган, әмма балаларны кая да булса алып барырга транспорт кытлыгы бар. Һәркем “ТНВ” каналындагы телемарафонда катнашып, инвалид ятимнәргә ярдәм кулы суза ала. Моның өчен 7715 номерына “ЗАКЯТ” сүзен SMS-хәбәр итеп җибәрү җитә. 1 SMS-хәбәр бәясе 45 сум тирәсе (төгәл сумма операторга бәйле). Менә шушы сумма хәйрия булып күчә, дип анда катнашырга өндәде Кол Шәриф имам-хатыйбы.

Алга таба гавами гает намазы укылды. Тәкъбирләр белән төгәлләнгән намаз соңында хөтбә гыйбәдәте кылынды, янә тәкъбирләр әйтелде.

Илфар хәзрәт Хәсәнов Корбан гаете чарасы ахырында мөселманнарга котлау сүзләрен, матур теләкләрен ирештереп, бәйрәм гыйбадәтен төгәлләде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100