news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Кол Шәриф мәчетендә тәүлек буе Коръән укый башладылар

Яңа проект Россиядә беренче тапкыр гамәлгә куела

 (Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ», Фәрит Шаһидуллин). Бүген, кояш керү белән, мөселманнар Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көне - Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтә. Таң ату белән, Татарстанның Кол Шәриф мәчетендә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте уникаль проект – тәүлек буе Коръән укуны чынга ашырды.

Изге китапны 30 га якын хафиз бер-берсен 2 сәгать саен алмаштырып укыячак. Алар намаз вакытында гына туктап торачак, чөнки биш вакыт намаз уку - һәр мөселманның вазыйфасы.

ТР мөфтие Камил Сәмигуллин Россиядә яңа проектка старт бирде. Ул Коръәнне шәхсән беренче булып укыды. Республика мөселманнары лидеры билгеләп узганча, бу проект Татарстан белән Россия өчен яңалык булса да, дөньяда киң таралган. Мисал өчен, Истанбулда изге китапны өзлексез дүрт гасыр дәвамында  укыйлар.

Проект дөнья беткәнче дәвам итәчәк, дип белдерде Камил хәзрәт.

Шул ук вакытта dumrt.ru ТР мөселманнары Диния нәзарәте интернет-сайты һәм islam-today.ru мәгълүмат-аналитик федераль порталы аша онлайн-трансляция оештырылган.

Фотосурәт dumrt.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100