Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Киров районыннан законсыз чыгарылган җир меңләгән “КамАЗ” белән исәпләнә
Бу хакта шәһәрнең гражданлык саклау идарәсе җитәкчесе Фердинанд Тимерханов хәбәр итә
(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Казанның шәһәр хуҗалыгына зур зыян китергән очрак хакында бүген Казан шәһәре мэриясендәге чираттагы “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә гражданлык саклау идарәсе җитәкчесе Фердинанд Тимерханов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Киров районында экология милициясе масштаблы төстә җир чыгару фактын ачыклаган һәм законсыз чыгарылган җир меңләгән “КамАЗ” белән исәпләнә. Гадәттән тыш хәлне бетерү максатында, хәзер ул урыннарга җир ташу эшләре башкарыла.
“Шәһәр хуҗалыгына көпә-көндез салынган әлеге икътисади һәм экологик зыян нәтиҗәсендә, ТЭЦ-3 белән “Казаноргсинтез” предприятиеләре челтәрләре җир өстенә чыккан һәм бу аларның куркынычсызлыгына яный”, - дип, мэр Илсур Метшин бу хәлне шәһәр хаҗалыгына карата юнәлдерелгән террористик акт буларак бәяли. Аның сүзләренчә, шушы очрак буенча прокуратура һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать җибәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз