Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Киров районындагы балалар китапханәсендә изге китапларга багышланган күргәзмә оештырыла
Казанның Киров районындагы балалар китапханәсендә изге китапларга багышланган күргәзмә оештырыла
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Дания Моисеева). Казан шәһәренең Үзәкләштерелгән балалар китапханәләре системасының Чкалов урамындагы 25нче китапханәсендә 22нче июльдә «Изге китаплар Библия һәм Коръән» дигән күргәзмә ачылачак. Бүгенге көндә биредә Җәвад Тәрҗемановның 85 еллыгы уңаеннан әдипнең иҗатына багышланган күргәзмә эшли.
Китапханә җитәкчесе Анна Петрова әйтүенчә, тиздән китапханә якын-тирәдәге мәктәпләрнең җәйге лагерьларында яки балалар бакчаларында балалар өчен «Җәнлекләр турында әкиятләр» дигән лекцияләр уздырырга тиеш. Китапханәнең бүлмәләре кысан булганга күрә, китапханәчеләр төрле бәйрәмнәр, вакыйгалар һәм әдипләрнең юбилейлары уңаеннан тематик лекцияләрне балалар учреждениеләренә барып үткәрә.
Хәзерге вакытта биредә берничә китап күргәзмәсе урын алган. Алар арасында Җиңүнең 60 еллыгына, әхлак кагыйдәләренә һәм могҗизалар дөньясына багышланганнары да бар. Шулай ук Кир Булычев һәм Редьярд Киплинг кебек балалар язучыларына багышланган күргәзмәләр дә яшь укучылар өчен кызыклы булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз