news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Киров районында «Залесный Сити» торак комплексының беренче чираты тапшырыла

Шул уңайдан булачак тантаналы чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнаша.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Казанның Киров районында «Залесный Сити» торак комплексының беренче чиратын гамәлгә кертү тантанасы була. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте порталында әйтелә.

Проектта каралганча, комплексның беренче чиратына 5 йорт керә, 3есе 2016 елда файдаланышка тапшырыла. Төзелешнең беренче чираты тулысынча 2018 елның II кварталында тапшырылырга тиеш. Төзелешнең икенче чиратына быел керешергә ниятләнә.

Торак комплексының гомуми мәйданы 40 гектардан артык. Нәтиҗәдә, йортлар төзелеп беткәч, биредә 17 меңнән артык кеше яшәячәк. «Залесный Сити» торак комплексы биләмәләрендә планда теннис корты, спорт һәм балалар мәйданчыклары ясау, шулай ук балалар бакчалары, мәктәп, кибетләр һәм башка мөһим инфраструктур объектлар төзү каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100