news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Киров районында яшь кызны машина бәрдергән видео барлыкка килде

Юл-транспорт һәлакәте кичә Клара Цеткин урамында килеп чыккан.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). Социаль челтәрләрдә Казанның Киров районында яшь кызны машина бәрдергән видео барлыкка килде.

Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлакәт кичә Клара Цеткин урамында килеп чыккан.

Видеоязма кадрларында юл-транспорт һәлакәте шаһитлары һәм ашыгыч ярдәм табиблары кызга ничек итеп ярдәм итәргә тырышулары күренә. Һәлакәт сәбәпләре һәм зыян күрүченең хәле турында хәбәр юк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot