Казанның Киров районында өй янындагы алты участок су астында калган
Улема, Шошма, Казансу һәм Нократ елгаларында су артуы күзәтелә.
(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”). Казанның Киров районында өй янындагы алты участок су астында калган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш эшләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Азнакай районы Тымытык һәм Нурлат районы Үрнәк торак пунктларында ике түбән күперне су баскан.
Татарстанның Арча районы Кәче авылы янындагы туфраклы юл кар суы астында калган. Узган тәүлекләрдә су 30 см кимегән, әмма су биеклеге 140 см кала.
Улема, Шушма, Казансу һәм Нократ елгаларында су артуы күзәтелә.