news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Киров районында тире эшкәртү цехы янган

Янгын Гладилов урамында урнашкан “Сафьян” оешмасында килеп чыккан.

(Казан, 29 август, “Татар-информ”). Казанда Киров районында тире эшкәртү цехы янган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген көндез сәгать 11дә Гладилов урамындагы 14че бинада урнашкан "Сафьян” ҖЧҖ икенче каттагы цехта янгын чыгуы турында хәбәр алынган. Янгын мәйданы 8 квадрат метрны тәшкил иткән.

Цех бинасыннан оешманың 22 хезмәткәре үзләре чыккан. Янгын сүндерүчеләр утны  11 сәгать 36 минутта сүндергән.

“Татар-информ”га хәбәр итүләренчә, җиһазларга ут кабу янгын чыгу сәбәбе булган. Күн оешмасында беркем дә зыян күрмәгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot