news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Киров районында "Түбән Заречье" пляжын тәртипкә китерәчәкләр

Яр буе зонасы автомобильләрдән сакланачак, йөзеп йөрүче ресторан, балалар өчен су коену урыны һәм зур булмаган аквапарк барлыкка киләчәк.

(Казан, 29 июнь, "Татар-информ", Лилия Хлебникова). Казанның Киров районында “Түбән Заречье” пляжы тәртипкә китереләчәк. Яр буе зонасын автомобильләрдән саклаячаклар, йөзеп йөрүче ресторан, балалар өчен су зоналары һәм зур булмаган аквапарк барлыкка киләчәк. Бу хакта үз Instagramында Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов хәбәр иткән.

Шулай итеп, озакламый пляжда йөзеп йөрүче – Идел буенда әлегә бердәнбер булган “Круиз” рестораны, шулай ук яр буенда заманча җәйге веранда һәм балалар өчен су зоналары һәм зур булмаган аквапарк барлыкка киләчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot