Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның Киров районында бер тәүлеккә су сүндерелеп торачак
"Водоканал" МУПы шул хакта кисәтә
(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ"). 7 октябрь көнне Казан шәһәренең Киров районында кайбер йортларга су бирелмәячәк. “Водоканал” МУП матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу яңа су торбаларын салу белән бәйле.
7 октябрь 9.00 сәгатьтән алып 8 октябрь 6.00 сәгатькә кадәр түбәндәге йортларда су булмый:
Горький шоссесы, 2, 4, 4а, 6, 8, 10, 12, 14, 15, 16, 18, 20, 21, 22, 23а, 23, 24, 26, 25, 27, 29, 30, 31, 33, 35, 37, 39, 41, 41а, 43, 47, 113;
Окольная ур., 9;
Самара, Глазово, Маршрут, Телецентр, Октябрьнең 40 еллыгы, А.Пархоменко, Можайский, Юбилей ур.;
А.Пархоменко ур., 2, 20;
Маршрут ур., 7, 12а;
Окольная урамы, 1, 3, 4, 5, 6, 7 адресы буенча торак йортларда.
Сулы автоцистерналар Горький шоссесы, 12, 13 һәм 37, шулай ук Октябрьнең 40 еллыгы ур. 11 адреслары буенча урнаштырылачак.
Шәһәр мэриясе сайтында шундый хәбәр бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз