news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Киров районында алты бакча яны кишәрлеген су баскан

Туктаусыз яуган яңгырлар аркасында Иске Аракчино торак массивында яшәүчеләрнең җир кишәрлекләрендә суның биеклеге 50 сантиметрга җиткән.

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Казанның Киров районында алты бакча яны кишәрлеген су баскан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Казанда барлыгы 41 бакча яны участогы су эчендә утыра. Нокса елгасы ярларыннан ташып чыгып, Салмачы бистәсендәге 35 кишәрлекне су баскан. Суның биеклеге 30 сантиметр тәшкил итә.

Республикада соңгы берничә тәүлек дәвамында туктаусыз яуган яңгырлар нәтиҗәсендә Киров районының Иске Аракчино торак массивындагы алты бакча яны кишәрлеге су астында калган. Кайбер урыннарда суның биеклеге 50 сантиметрга җитә.

Республикада шулай ук дүрт күпер һәм бер юл әле дә булса су астында.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100