news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Киров районына яңа прокурор билгеләнде

Россия Генераль прокуроры боерыгы буенча әлеге вазифага юстиция өлкән киңәшчесе Эльдар Сабиров билгеләнде.

Казанның Киров районына яңа прокурор билгеләнде
Прокуратура РТ

(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”). Россия Генераль прокуроры боерыгы нигезендә Казанның Киров районы прокуроры вазифасына юстиция өлкән киңәшчесе Эльдар Сабиров билгеләнде. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

“Бүген Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков Казанның Киров районы прокуратурасы коллективына яңа билгеләнгән җитәкчене тәкъдим итте”, - диде Руслан Галиев.

  • Эльдар Сабиров 1981 елның 31 августында Чиләбе өлкәсендә туган. 2003 елда “юриспруденция” белгечлеге буенча Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый. Шул ук елны Чаллының күзәтчелек ведомствосында тикшерүче буларак прокуратура органнарында хезмәт карьерасын башлый.
  • 2004 елдан Сабиров өлкән тикшерүче булып эшли. 2007 елда аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче, ә 2008 елда Минзәлә районы прокуроры урынбасары вазифасына билгеләнә. 2014 елдан башлап Татарстанның Сарман районы прокуроры булып эшли.

Эльдар Сабиров “Казанның 1000 еллыгы истәлеге” медале белән бүләкләнгән. Өйләнгән, өч бала тәрбияли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100