news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Киров районы суды рәисе отставкага киткән

Наил Булатовка республика Судьялар советы тарафыннан кисәтү белдерелгән.

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Казанның Киров районы суды рәисе үз теләге белән отставкага киткән. Шул ук вакытта аңа ТР Судьялар советы тарафыннан кисәтү белдерелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Югары судының гаммәви мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Наталья Лосева хәбәр итте.

«Кичә Квалификацион судьялар коллегиясендә Наил Булатовка карата республика Судьялар советының аны дисциплинар җаваплылыкка тарту турындагы мөрәҗәгате тикшерелде. Аңа кисәтү белдерелде. Коллегиядә шулай ук аның үз теләге белән отставкага китүенә бәйле рәвештә вәкаләтләрен туктату турындагы гаризасы каралды», - диде Наталья Лосева.

  • Наил Булатов Казанның Киров районы суды рәисе вазифасын 2014 елның апреленнән биләгән. Ул әлеге вазифада судка 24 ел җитәкчелек иткән Любовь Солдатованы алыштырган. Булатовның судта эшләү стажы 19 ел чамасы тәшкил итә. Ул карьерасын 1999 елда Түбән Кама шәһәр суды рәисе вазифасында башлаган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot