news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Казанның Киров районы прокуратурасында базар түбәсе ишелүгә бәйле җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә

^Казанның Киров районы прокуратурасында базар түбәсе ишелүгә бәйле җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген Казанның Киров районы прокуроры Олег Дроздов “Татар-информ” агентлыгына кичә базар түбәсе ишелү факты буенча тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итте.

Олег Дроздов сүзләренә караганда, ул кичә Татарстан прокуроры Кәфил Әмиров белән һәлакәт булган урында булган. Бүген прокуратура хезмәткәрләре базар җитәкчеләреннән һәм кайбер шәһәр структураларыннан базарны проектлау, төзү һәм файдалануга кагылышлы документлар җыю белән шөгыльләнә. Бер үк вакытта түбә эшләнгән материалларны тикшерү уздырыла. Ишелү нәтиҗәсендә зыян күргән хатын-кыз сораштырыла. О.Дроздов ассызыклаганча, хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Ул кемгә карата кузгатылыр – бу 12 март көнне, кичкә таба билгеле булачак, дип хәбәр итте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot