news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы урынбасары итеп Ирек Арсланов билгеләнде

Ирек Арсланов бу вазифада "Иске шәһәр" префектурасын җитәкләгән Марат Усмановны алыштырды

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы яңа урынбасары билгеләнде. Әлеге вазифаны элек Казан каласы башкарма комитеты Аппаратының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлегенә җитәкчелек иткән Ирек Арсланов биләячәк.

Ирек Арсланов бу вазифада "Иске шәһәр" префектурасын җитәкләгән Марат Усмановны алмаштырды.

Казан каласы башкарма комитеты Аппаратының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы итеп Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятенең торак массивлар белән эшләү бүлеген җитәкләгән Илнур Шакиров билгеләнә, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Фотосурәт kzn.ru сайтыннан алынды.  

news_right_1
news_right_2
news_bot