news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Киров дамбасында машиналар өчен тизлек режимы чикләнә

Аварияләр санын киметү буенча чаралар комплексы кысаларында шәһәрдәге юлларның берничә участогында тизлекне чиклиләр.

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Аварияләр санын киметү өчен Казанның Киров дамбасында тизлек режимын чикләячәкләр. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.

“Юлларның авария куркынычы зур булган участокларын бетерү өчен Казанда чаралар комплексы уздырыла. Светофорлар, коймалар, тавыш полосалары куела, юлларның куркыныч урыннарын яктырту тәэмин ителә”, - дип сөйләделәр автоинспекциядә.

Моннан тыш кайбер очракларда превентив чаралар да кулланыла, ягъни иң югары тизлекне чикләү кертелә.

Быел Казанда алты юл участогында чикләүләр кертелде. Аерым алганда Киров дамбасында тизлекне сәгатенә 50 чакрымга кадәр чикләячәкләр. Бу юлда быел алты юл-транспорт фаҗигасе булды һәм бер кеше һәлак булды. Шәһәргә кергәндә Азин урамында һәм Горький шоссесында да тизлекне сәгатенә 40 чакрымга кадәр киметәчәкләр.

  • Чистай урамында да тизлекне чикләү режимын керттеләр. Чистай – Меридиан урамы, Чистай – Мусин урамы һәм Чистай – Бичурин урамы участокларында тизлекне сәгатенә 40 чакрымга кадәр чикләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100