news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Кемерово урамындагы янган йорт урынында мәктәп төзеләчәк

Янгын булуга карамастан, муниципалитет милекчедән җир участогын һәм йортны сатып алачак.

Казанның Кемерово урамындагы янган йорт урынында мәктәп төзеләчәк
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Казанның Кемерово урамындагы янган йорт урынына мәктәп төзеләчәк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Казан шәһәре Генераль планы буенча бу территориядә гомуми белем бирү учреждениесе төзелеше каралган. Биредә җир участокларын сатып алу эшләре бара. Аларны яңа мәктәп төзелеше өчен бушатырга кирәк», – диделәр башкарма комитетта.

Хәзергә Кемерово урамы буенча 13 йортның уникесе базар бәясе белән сатып алынган. Узган төндә янган 4нче йорт милекчесе белән дә шундый ук эш алып барыла. «Янгын чыгу калган җир участогын һәм йортны сатып алу планына йогынты ясамады», – диделәр мэриядә.

Моннан тыш, шәһәр башкарма комитетында закон буенча янгында зыян күргән шәхси йорт хуҗаларына ярдәм итү каралмаган. Әмма ихтыяҗ булган очракта хәйриячеләр янган йортта яшәүчеләргә ярдәм итәчәк.

Муниципалитет Бондаренко урамында автоюл төзелеше өчен йортларның бер өлешен сатып алды. 2017 елның июнендә махсус карар буенча Кемерово урамындагы 1, 3, 5, 7, 9/14 нче йортларны һәм җир участокларын алу турында хәл ителде.

Бу йортларның милекчеләре белән килешү имзаланды һәм аларга тулысынча акча түләделәр. Нәтиҗәдә биредә яшәүчеләр күчтеләр, ә йортларын сүттеләр. Муниципаль берәмлекнең җир участокларына һәм йортларга хокукы теркәлде, диделәр мэриядә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100