Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның кайбер урамнарында транспорт өчен юл ябыла
Шәһәр Башкарма комитеты шул хакта кисәтә һәм ул урыннарны әйләнеп үтү җаен алдан уйлап эш итәргә чакыра
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Казанда гамәлдәге инженерлык системаларын ремонтлау һәм яңа коммуникацияләр үткәрү эшләре башкарылу сәбәпле, шәһәрдә кайбер урамнардан транспорт вакытлыча уза алмаячак:
13 ноябрь көнне 23.00 сәгатьтән 14е көнне 6.00 сәгатькәчә газ үткәргеч салынганга, Чернышевский ур., 31 нче йорт турысында;
14 ноябрь көнне 22.00 сәгатьтән тулы бер тәүлеккә, су үткәргеч сузу сәбәпле, Вахитов урамы буйлап Ягодинская – Бабушкин урамнарынача;
15 ноябрь 23.00 сәгатьтән 16сы көнне 6.00га кадәр газ торбалары салу эшләре Гоголь урамы буйлап Горький ур., 19/8 нче йорт турысында юл ябыла;
16-25 ноябрьдә җылылык трассасы салу сәбәпле, Молодежная урамы буйлап 6 нчы йорт турысында юл өлешчә ябыла;
16 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр, шулай ук җылылык трассасы салу эшләренә бәйле рәвештә, Шатурская урамы буйлап Гудованцев ур., 22 нче йорттан алып Шатурская ур., 252 нче йортка кадәрге участокта юл тулысынча ябыла.
Казан шәһәре Башкарма комитеты шул хакта кисәтә һәм машина йөртүчеләргә ул урыннарны әйләнеп үтү җаен алдан уйлап эш итәргә чакыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз