news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның кайбер урамнарында бер айга диярлек транспорт хәрәкәте чикләнә

Хәрәкәттә чикләүләр юлларның капиталь төзекләндерелүе белән бәйле.

(Казан, 1 август, "Татар-информ"). 1-29 август көннәрендә Казанда чиратлап кайбер урамнар ябылып торачак. Хәрәкәттә чикләүләр юлларның капиталь төзекләндерелүе белән бәйле.  Бу хакта Казан мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә.

Шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр итүенчә, Кирпеч урамында (Гвардия урамыннан Толбухин урамына кадәр), Толбухин (9 нчы йорттан башлап Кирпеч урамына кадәр), Качалов (Назарбаев урамыннан Газ урамына кадәр), З.Космодемьянская ( Федосеевская урамыннан Бехтерев урамына кадәра), Кызыл позиция урамы (Н.Ершовтан Авиахим урамына кадәр) һәм Таежная (Дубровка урамыннан Машина төзүчеләре урамына кадәр) ябылачак.

Шәһәр Башкарма комитеты автомобиль йөртүчеләрне юл кагыйдәләренә буйсынырга чакыра һәм юл билгеләренә игътибарлы булырга кирәклеген искәртә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100