news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның кайбер урамнары транспорт хәрәкәте өчен өлешчә ябыла

Сәбәбе — бина төзекләндерү һәм канализация сузу

 (Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). Бүгеннән 30 сентябрьгә кадәр төнге сәгатьләрдә (төнге 12 дән иртәнге 5 кә кадәр) Уң як Болак урамы буенча 13-нче йорт участогыннан алып М.Җәлил урамына кадәр автомобиль транспорты өчен хәрәкәт өлешчә ябыла.

Әлеге участокта канализация сузу өчен техника урнаштыру планлаштырылган.

Шулай ук бүгеннән 25 нче октябрьгә кадәр Пушкин урамындагы 58 нче номерлы йорт тирәсендә автомобиль транспорты өчен хәрәкәт өлешчә ябыла.

Монда бина төзекләндерү өчен техника урнаштырылачак, дип хәбәр итә ТР Тарнспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot