Казанның кайбер урамнары транспорт өчен ябыла
Шәһәр Башкарма комитеты транспорт белән идарә итүчеләргә аларны әйләнеп үтү ягын карарга киңәш итә
(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). Гамәлдәге инженерлык системаларын төзекләндерү һәм яңаларын сузу, юл салу эшләре башкарылганга, Татарстан башкаласының кайбер урмнары ябыла:
канализация ясау сәбәпле, 9 октябрь кичке 10нан 12се сәгать иртәнге 6га кадәр Архангельск урамы буйлап “Ремонтстройсервис” ЯАҖ җитештерү базасы турысында;
трамвай юлларын сүтеп алу эшләренә бәйле рәвештә, 10-31 октябрьдә Ямашев урамы буйлап Декабристлар урамыннан Ибраһимов урамы буйлап транспорт күперенә кадәр (өлешчә ябыла);
су үткәргеч “кое” ясалу сәбәпле, 16сы көнне сәгать кичке 10нан 19 октябрь иртәнге 6га кадәр Вишневский урамы буйлап 11 нче йортка кадәр (хәрәкәт өлешчә ябыла);
җылылык трассасы салу сәбәпле, 26-30 октябрьдә Милиция урамы буйлап 28 нче йорт турысында (тулысынча ябыла);
җылык трассасы салу җайланмасы урнаштыру эшләре үткәрү планлаштырылганга, 13 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр Милиция урамы буйлап 28 нче йорт турысыннан “Сантехприбор” заводы котельныена кадәр (хәрәкәт өлешчә генә ябыла).
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы аша шәһәр Башкарма комитеты транспорт белән идарә итүчеләргә аларны әйләнеп үтү ягын карарга киңәш итә.