Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның кайбер сәүдә үзәкләрендә намаз уку бүлмәсен ачуда кыенлыклар туган
Сәүдә үзәкләре җитәкчелеге төрле сәбәпләр белән намаз уку бүлмәсен булдыру тәкъдименнән баш тарта, диде Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты.
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның «Южный» һәм «Парк Хаус» сәүдә үзәкләрендә намаз уку бүлмәләрен ачуда кыенлыклар килеп чыккан.
«Кызганычка каршы, әлегә „Южный“ һәм „Парк Хаус“ сәүдә үзәкләре белән килешеп булмады. Без намаз уку бүлмәсен ачар өчен, арендага мәйдан бирүләрен сорап, аларны үгетлибез. Әлегә килеп чыкмый. Ләкин без тырышабыз. Намаз уку бүлмәсе ачылса, сәүдә үзәгенә йөрүчеләр саны да арта», — диде Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов.
Аның сүзләренчә, сәүдә үзәкләре җитәкчелеге намаз уку бүлмәсе турында сүз кузгалгач, төрле сәбәпләр белән әлеге тәкъдимнән баш тарта.
«Без аларның ниятләрен белмибез. Ләкин аргументлары бик гади: „Вакыт, мөмкинлекләр, буш мәйданнар юк. Бер айдан, өч айдан бушый, мөрәҗәгать итәрсез“, — диләр. Без ни генә булса да, сорауны дәвам итәчәкбез. Без әлеге мәйданны арендага алабыз бит. Кибет тә аренда түли, без дә шулай ук арендага сорыйбыз», — диде Айдар Шаһимәрданов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ә менә «Кольцо» сәүдә үзәге әлеге тәкъдимне хуплаган. «Бүгенге көндә „Кольцо“ белән килешү бар. Алар безне хуплый. „Кольцо“ реставрациягә ябылгач, төзекләндерү белән беррәттән анда намаз уку бүлмәсе дә ясалачак. Ачылыштан соң, анда гыйбадәт кылу бүлмәсе булачак инде», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз