news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Кариев театры иҗади сәфәрдә Оренбург төбәгендәге якташ солдатларны әниләре белән очраштырды

Алдагы очрашу Свердловск өлкәсендә булыр дип күзаллана

 (Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”). Быел көз Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры сәнгатькәрләре Татарстан егетләре хезмәт итә торган хәрби частьләрдә беренче тапкыр чыгыш ясап, республикабыз егетләренең хәл-әхвәлләрен, ничек яшәүләрен үз күзләре белән күрде. Шундый чараның чираттагысы сентябрьдә Оренбург өлкәсе Тоцк хәрби гарнизонында узды. Татарстан Республикасыннан килеп хезмәт итүче солдатларга кариевлылар Туфан Миңнуллинның “Нигез ташлары” спектаклен күрсәтте. Тамаша азагында солдатлар артистлар белән аралашты, республикабызга кайнар сәламнәрен юлладылар.

Тагын да сөенечлерәге - артистлар белән бергә уллары янына Татарстаннан 10 әни һәм егетләрен армиядән көтүче кызлар Тоцкига баруы. Хәрби хезмәт үткәндә солдат янына аның якыннары килү, алар белән очрашу мизгелләрен күзәтү, әлбәттә, күңелне кузгатырлык вакыйга булды. Һич көтмәгәндә, уйламаганда шундый очрашу оештырганы өчен солдатларның һәм, барыннан да бигрәк, әниләрнең Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры җитәкчелегенә рәхмәтләре чиксез булды.

Бу яңа башлангыч алга таба да дәвамлы булачак, чөнки театрның хәрби комиссариатлар белән дуслык җепләре көннән-көн ныгый гына. Мондый чараның чираттагысы октябрь аенда Свердловск өлкәсе Елань станциясе һәм Екатеринбург шәһәре хәрби частьләрендә узачак.

Бер уңайдан Кариев театры артистлары Оренбург өлкәсе авылларында да Т.Миңнуллиның тирән мәгънәгә ия “Нигез ташлары” спектакле белән чыгыш ясый. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының Оренбургтагы гострольләре исә 13 нче сентябрьгә кадәр дәвам итә, дип “Татар-информ”га яза театрның матбугат хезмәтеннән Ләлә Зәйнуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100