Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның кадерле кичләре // САГЫНДЫРДЫ ҮТКӘННӘР
Казанның кадерле кичләре // САГЫНДЫРДЫ ҮТКӘННӘР
Күптән түгел Г. Камал исемендәге театрның музыка бүлеге мөдире, Татарстанның халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Фуат Әбүбәкеровка 60 яшь тулуы уңаеннан театрда бенефис кичәсе булып узды.
Юбилярны котлаучылардан беренче булып сүзне Татарстанның мәдәният министры И.Тарханов алды, ул Президентыбыз М.Шәймиевнең котлау хатын укыды, Фуат Хәмитовичның күк-рәгенә «Мәдәният өлкәсендәге хезмәтләре өчен» медален такты.
Тамашаны «хур кызлары» ролен башкаручы артисткаларыбыз башлап җибәрде, алар кыскача Ф.Әбүбәкеровның гомер мизгелләре белән таныштырып уздылар.
Кичәнең исеме «Сагындыра үткәннәр» дип аталган. 80 еллар башында театрда зур уңыш белән барган Мар Байҗиевның «Кияү белән Кәләш» спектаклен режиссер Дамир Сираҗиев куйган иде. Анда төп рольләрне Фирдәвес Хәйруллина, Шамил Бариев уйнадылар. «Ни үкенеч, алар бүген безнең арада юк инде», — диде Фуат әфәнде. Туктагыз, шул спектакльдән Зөлфәт сүзләренә Фуат Әбүбәкеров язган җыр. «Кичер» яңгырый түгелме соң? Сәхнәдәге экранда Фирдәвес белән Шамилнең рәсемнәре, ә сәхнәдә — әнисенең яшь вакытын хәтерләтеп, Нәфисә Кәләш җырын җырлый. Автор аңа үзе кушылып, Кияүнең җырын башкара. Аннан соң сәхнәдә Шамилнең кызы Айгөл Фуат Әбүбәкеровның Туфан Миңнуллин сүзләренә язган “Мине танырсызмы икән?” дигән җыры белән юбилярны котлый. Күңелләргә бераз моңсу булып алса да, бәйрәм дәвам итә, Фуат Хәмитович сәхнәгә үзенең дуслары, ул әйткәнчә «яһүд егетләрен» — «Симха» ансамбленең музыкантларын чакыра. Ул шулай дип әйтсә дә, егетләрнең барысы да диярлек татарлар икән бит! Аларның юбиляр белән бергә зур профессиональлек, осталык белән башкарган номерлары аеруча хәтергә кереп калды.
Фуат әфәнде скрипкада халык көйләреннән алып мәшһүр композиторлар Чайковский, Монти көйләрен уйнап кына калмады, җырлап ук җибәрде, аннары үзбәкчә биеп тә китте. Ул аларның барысын да зур осталык белән башкарды.
Кичәдә Фуат Хәмитовичның әнисе, 92 яшьлек Хәлимә апа да бар иде. Аңа бер дә үз яшен бирмәссең, яшьләр кебек, әле Тукайның бик күп шигырьләрен яттан белә икән. Аның «Шүрәле»дән өзек сөйләгәнен куанып тыңлап утырдык. Ә Илһам Шакиров юбилярны котлаганнан соң, аңа багышлап «Әниемнең җылы кочагы» дигән җыр башкарды.
Юбилярны автор-башкаручы Зөлфәт Хәким, үзенең музыкаль би-зәлешләре белән спектакльләрендә катнашкан Әтнә халык һәм К.Тинчурин театрлары, «Әкият» курчак театры, балаларның 1нче музыка мәктәбе котладылар, аңа үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр. Маэстроны шулай ук театрның җырчы артистлары Наил Әюпов, Әсхәт Хисмәтов, Фирая Әкбәровалар да җылы тәбрикләделәр.
Раиф БАРИЕВ.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз