news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның кадерле кичләре // ДӨНЬЯ БУЙЛАП ТЫПЫРДАП // 27 декабрь, № 52

Казанның кадерле кичләре // ДӨНЬЯ БУЙЛАП ТЫПЫРДАП // 27 декабрь, № 52

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Каzan” бию ансамбленең танылган җырчылар Альберт Әсәдуллин (Санкт-Петербург), Идрис Газиев (Уфа), Николай Коновалов һәм “Зө-ләй-лә” триосы белән берлектә “Казан” Милли мәдәният үзәге һәм Казан шәһәре филармониясе тарафыннан оештырылган зур концерты булган иде.

Менә ичмасам концерт! Андагы аерым чыгышларның бербөтен идеягә буйсынып, фәлсәфи нигезгә корылуы бик үзенчәлекле булган. Конферансьесыз гына барган әлеге чара тамашачыга игътибарны темадан читкә тайпылмый тулаем кабул итү мөмкинлеге биргән. Концерт көне җитәрәк үткәрелгән матбугат конференциясендә журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап биреп, ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова концерт программасының “Адәм балалары...” дип аталуы, ә кешеләр планетабызда тереклек итүчеләрнең бер төре һәм килеп чыгышлары белән бер тамырдан булуы; дөньяда һәр-нәрсә хәрәкәттә, яңарыш процессы тукталгысыз — шуларның бию хәрәкәтләрендә чагылыш табуы һәм әлеге чараның эчтәлеге нигезен тәшкил итүе хакында беркадәр аң-латма биргән иде һәм, әйтергә кирәк, аларның уй-ниятләре тулысынча тормышка ашкан. Кыпчак, кырым һәм казан татарлары, чегән, испан, рус, төрек, гарәп һ. б. халык биюләре аша тамашачыны гүя дөнья буйлап сәяхәткә алып чыктылар. Гомумән, үзебездән гаребкә, аннары шә-рекъкә шома гына “илткән” һәр номерның үз атмосферасы бар. “Kazan”ның һәр чыгышына тематикасы буенча аерым затлы костюм (баштан-аяк!) каралган һәм киемнәр үз остаханәләрендә зәвык белән тегелгән. Ә инде биючеләрнең осталыкларына сокланырга гына кала: һәр адым алдан уйланылган, һәр хәрәкәт күп-тән шомартылган (Ч. Закирова әйтүенчә, бер номерны әзер-ләүгә ярты ел сарыф ителә), гомумән, бер төркем артист бер кешедәй бии!

Иҗатларының төп юнәлешләре фольклор, степ, модерн булган “Кazan” бию ансамбленең тарихы 1997 елдан языла башлаган. Инде коллективның үз йөзе, үз тамашачысы бар, ул һич тә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблен кабатламый. Баш балетмейстер Фәнис Исмәгыйлев (Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе), оркестрның дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе Рәсим Ильясов, ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова килешеп эшләгән әлеге коллективта 13 егет һәм 15 кыз бии. Әйтүләренчә, биючеләргә кытлык бар. Коллективның 70 процентын Казаннан читтә яшәүчеләр тәшкил итүен истә тотып, үзләренең биючеләрен үзләре тәрбияләү максатыннан, мәктәп-студия ачып җибәргәннәр. Анда 7 яше тулган талантлы балаларны һәм үсмерләрне кабул итәләр, ә алдагы ике курста уку бушлай икән. Педагоглар эзләп әллә кая барасы юк — алар үзебезнең арада, дип, биючеләрнең сәхнә тормышы бик кыска булуын, ә тәҗрибә туплаган осталарның үз-ләренә алмашка киләчәк яшьләрне өйрәтерлек мөмкинлекләре бихисаплыгын ассызыклыйлар. Җитәкчелекнең кайгыртучанлыгы да сизелеп тора: артистларның репетицияләр өчен ике заллары бар — алар “Казан” һәм “Чулпан” Милли мәдәният үзәкләрендә урнашкан; торыр урыны булмаган буйдакларга “Казан” Милли мәдәният үзәге сатып алган гадәти фатирлардан урын бирелә (берничәү аерым фатирда яшәү гади тулай торакта интегү түгел инде ул!) һ.б.

Ә инде гастрольләргә кил-гәндә, җәй һәм көз айларында “Каzan” бию ансамбле чит илләрдә осталыгын күрсәтә, ә кышын һәм язын — БДБ ил-ләрендә. Татарстан, мәркәзебез данын дөнья буйлап тыпырдап танытучы коллективның киләчәге якты икәне күренеп тора.

Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100