news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның күп балалы гаиләләренә Биектау районында җир бирелә башлаган, Лаеш районында – декабрьдан

Җир алырга теләк белдереп, документларын җыеп тапшырган күп балалы 4152 гаиләсе бүген чиратын көтә, 1302 гаилә Каймар янындагы урында җир сайлау буенча комиссиягә чакыртылган

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстанның Биектау районында Каймар бистәсе (Биектау тимер юл станциясеннән 9 чакрым тирәсе арада) янында күп балалы гаиләләр өчен бушлай җир кишәрлекләре бүленгән. Моңарчы 282 гаиләгә җир бирелсә, хәзерге вакытта 381енә бүленә башлаган. Биредә 1811 участокның планы төзелгән, аларның 1735е, шәхси торак төзү өчен, 6дан алып 12 сутыйга кадәр мәйданлы, калганнары - социаль инфраструктурага дигән: 860ар балага исәпләнгән 4 мәктәп, 220шәр урынга 7 балалар бакчасы һ.б. буласы. Асфальт юлдан бистә эченә җәмәгать транспорты өчен 7 тукталышлы 4 чакрым озынлыкта юл салыначак.

Декабрь аенда Лаеш районы Сокуры бистәсе янында 960 гаиләгә дигән җирнең 357 кишәрлеген бирә башлау күздә тотыла, аның планы әзер.

Шушы яңа территорияләр кирәкле инфраструктуралар ягыннан тәэмин ителә.

Казан мэры Илсур Метшин рәислегендә барган Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә бүген башкаланың җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты рәисе урынбасары Алмас Имамов шундый белешмә бирде. Аның сүзләренчә, Казанның, җир алырга теләк белдереп, документларын җыеп тапшырган күп балалы 4152 гаиләсе бүген чиратын көтә, 1302 гаилә Каймар янындагы урында җир сайлау буенча комиссиягә чакыртылган булган.

Хәзер исә көн дә халыктан 100-120шәр гариза килә. Бу мәсьәләдә тулырак мәгълүматны www.kzio.kzn.ru сайтында табарга була. 

news_right_1
news_right_2
news_bot