news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның IT паркында коррупциягә каршы клуб утырышы уза

Фикер алышуда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнаша.

(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Казан IT-паркында коррупциягә каршы дискуссия клубының өченче утырышы уза. Утырышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Татарстан Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин катнаша.

Клуб утырышында шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволар, районнарның башкарма комитет вәкилләре, бизнес һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнаша.

“Республикада коррупция күренешләрен кисәтүдә күп эшләнә. Бу юнәлештә җитди казанышлар да бар. Ләкин бу проблема хәл ителгәнне аңлатмый. Бу мәсьәлә әле дә Татарстан җитәкчелеге һәм халкы көн үзәгендә тора”, - диде Илдар Халиков.

Татарстан Премьер-министры барлык дәрәҗәләрдә коррупциягә каршы көрәш алып барылуы мөһимлеге һәм кирәклеге турында әйтте. Аның фикеренчә, коррупция күренешләрен кабул итмәү балалар бакчасыннан ук башланырга тиеш.

Фикер алышуда төрле мәсьәләләр тикшерелде, шул исәптән экология, торак төзелеше, җир сораулары каралды. Кайбер сорауларга җавап шунда ук табылды, кайбер мәсьәләләр җентекләп тикшерелергә калды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot