Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның ИТ-паркында «IT-чемпион-2014» республика конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде
Барлыгы 153 укучыга ноутбуклар бүләк ителде
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның ИТ-паркында «IT-чемпион-2014» республика конкурсының I этабында җиңүчеләр бүләкләнде: 153 укучыга (һәр районнан - өчәр) ноутбуклар бүләк ителде.
Республика буенча иң күп баллар җыйган 10 укучыны тантаналы шартларда бүләкләп, аерым хөрмәт ителде.
Укучылар өчен чып-чын бәйрәм оештырылган иде. Аларны "Кызыклы фән" тамашасы, сабын куыклары белән уйнау, радио белән идарә ителешле машиналар, футбол фристайлы, аэрохоккей, X-box, баллы мамык, фотобудка, шулай ук теш пастасы, беләзекләр ясау буенча мастер класслар, Кызыклы фән һәм техника йортыннан эспонатлар көтә иде. Шулай ук кунаклар каршында "Детское Евровидение-2013" конкурсының Россиякүләм сайлап алу туры җиңүчесе Даяна Кириллова чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайты.
Искәртеп узабыз: конкурс ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын популярлаштыру максатында үткәрелә. Конкурста 102 меңнән артык укучы катнаша, алар 117 меңнән артык татарстанлыны портал белән эшләргә өйрәткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз