news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Истанбул паркында Садри Максудига һәйкәл ачылачак

Тантанада шул көннәрдә Россиягә эшлекле сәфәре кысаларында Татарстанга да киләчәк Төркия Премьер-министры Бинали Йылдырым катнашыр дип көтелә.

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). 7 декабрьдә Казанның “Истанбул” скверында дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Садри Максудига (1879-1957) һәйкәл ачылачак. Бу хакта tatcenter.ru порталы хәбәр итә. Тантанада шул көннәрдә Россиягә эшлекле сәфәре кысаларында Татарстанга да киләчәк Төркия Премьер-министры Бинали Йылдырым катнашыр дип көтелә.

Мәгълүм булганча, һәйкәл урнаштыруга 14,9 миллион сумлык тендер сентябрь азагында Татарстанның Баш инвестиция-төзелеш идарәсе тарафыннан игълан ителгән иде.

Республикага визиты барышында Төркия Хөкүмәте башлыгы "Татарстан-Төркия эшлекле форумы"нда һәм Татарстан белән Төркия делегацияләре очрашуында катнашыр дип планлаштырыла.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot