news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Иске Татар бистәсендә Яңа ел ярминкәсе көтелә

Татар милли ризыкларыннан авыз итү, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән фотосурәткә төшү мөмкинлеге дә булачак.

 (Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”) Казанның Иске Татар бистәсендә 24 декабрьдән киләсе елның 7 гыйнварына кадәр Яңа ел ярминкәләре эшләячәк. Бу хакта Татарстанның туризм буенча дәүләт комитетыннан хәбәр итәләр.

Казанлылар һәм башкала кунаклары биредә Яңа ел бәйрәменә багышланган мәдәни программада катнаша, шугалакта тимераякта шуа, яңа ел бүләкләрен ясарга өйрәтүче мастер-классларда катнаша алачак. Татар милли ризыкларыннан авыз итү, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән фотосурәткә төшү мөмкинлеге дә булачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot