Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның Иске Татар бистәсендә «Тукай тормышы» дигән туристик маршрут эшли башлаячак
Экскурсияләр рус һәм татар телләрендә узачак.
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Казанда яңа туристик маршрут барлыкка киләчәк. «Иске шәһәр» префектурасы һәм «Тарихи мохит» муниципаль бюджет учреждениесе «Тукай тормышы» дигән икетелле экскурсия башлап җибәрә. Маршрут шагыйрь Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты белән бәйле урамнар һәм истәлекле урыннар буйлап салынган.
Экскурсияләр рус һәм татар телләрендә узачак. Төркемне җыю теркәлү буенча алып барыла, +7(904)-714-32-51 телефоны буенча язылу мөмкин. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа туристик маршрутны тәкъдим итү 30 августта булачак. 15:00 сәгатьтә экскурсия рус телендә, 17:30 сәгатьтә – татар телендә узача.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз