news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Иске Татар бистәсендә “Татар мәгарифе тарихы” экскурсиясе үтте

Татар мәгарифе тарихының тамырлары болгарларның ислам динен кабул итү вакытына, якынча Х йөзгә барып тоташа.

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Бүген Иске татар бистәсендә “Татар мәгарифе тарихы” исемле экскурсия узды. Ул “Смена” заманча мәдәният үзәге оештырган Кышкы китап фестивале кысаларында үтте. Аны Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры хезмәткәре, тәрҗемәче Илнур Низамиев үткәрде.

Сәяхәт Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасы каршында башланды.

Илнур Низамиев әйтүенчә, татар мәгарифе тарихының тамырлары болгарларның ислам динен кабул итү вакытына, якынча Х йөзгә барып тоташа. Бу татар халкында белемгә омтылу элек электән булуы турында сөйли. Әмма, алып баручы әйтүенчә, экскурсия маршрутына кергән бүгенге объектлар үз эшчәнлекләрен XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында алып барган. Алар - Иске татар бистәсендәге "Шәрык" клубы (хәзерге Татарстан урамы, 8), "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе, Шиһаб Мәрҗәни йорты һ.б.

“Шәрык клубы”

Экскурсиянең Г. Камал театры каршыда башлануы очраклы түгел. Монда урнашкан ХХ йөз башындагы әһәмиятле мәгариф үзәкләренең берсе - ул Г. Камал театрының хәзерге бинасына якын урнашкан "Шәрык" клубының өч катлы бинасы. Илнур Низамиев әйтүенчә, элек Шәрык клубының иң беренче җыелышлары “Болгар” кунакханәсенең ике бүлмәсендә үткән. Аннан соң берничә бина алмаштырып, "Шәрык" клубы бары 1911 елда гына хәзерге Татарстан урамындагы яңа 3 катлы йортка күчкән.

“Бу клубны булдыру фикере иң беренче тапкыр танылган сәнәгатьче, сәүдәгәр Апанаев йортында узган очрашуларның берсендә туа. Җыелышларга йөргән Йосыф Акчура, Әхмәтһади Максуди һәм башкалар бу иҗтимагый оешманы булдыруны сорап, хөкүмәт органнарына мөрәҗәгать итә. 1907 елда рәсми теркәлгән клубка галимнәр, алдынгы карашлы муллалар, зыялылар, әдипләр һәм башкалар җыелып, очраша, фикер алыша башлый. Монда оркестр музыка уйный, беренчеләрдән булып мөселман татар китапханәсе булдырыла”, - диде Илнур Низамиев.

1911 елда Шәрык клубы яңа бинага күчкәннән соң, биредә бер сезонда гына 40 төрле спектакль куела, төрле темаларга багышланган лекцияләр укыла. Музыкаль чараларда татар, башкорт, чит ил музыка әсәрләре уйнала. Бу вакытта балаларның сәләтләрен үстерә алырлык аерым бернинди чаралар үтмәвен исәпкә алып, "Шәрык" клубында беренче тапкыр балалар өчен хор эшли  башлый, театр оеша.

“Шиһаб Мәрҗәни музей йортында шамаилләр күргәзмәсе”

Сәяхәтнең алдагы объекты - Шиһаб Мәрҗәни торган йорт булды. Бу йортта тарихчы, галим Шиһаб Мәрҗәни яшәгән һәм эшләгән. Хәзерге көндә биредә шамаилләрдән күргәзмә ясалган. Биредәге иң борынгы экспонат шамаилгә 150 ел.

Музей хезмәткәрләре әйтүенчә, шамаилләр, иң беренче чиратта, йортны төрле хәвеф-хәтәрләрдән саклаучы чара буларак кабул ителгән, әмма башка диннәрдән аермалы буларак шамаилгә беркайчан да дога кылмаганнар, аңа багышлап бернинди йолалар үтәлмәгән.

Шамалне ясаганда иң элек пыяла алып, аны бер яктан корым белән каплаганнар. Шуннан соң корымлы ягында, кырып, аят сүзләре төшергәннәр. Аннан соң текстны бозылудан саклар өчен аны фольга белән каплаганнар. Шамаилне я ишек өстенә, я йорттагы иң зур бүлмәгә элеп куйганнар.

Илнур Низамиев әйтүенчә, Коръәндә язылган сүзләр – ул Аллаһ үзе, ягъни башка дөньядан килгән сүзләр булып кабул ителгән. Бу караш шамаилләрне ясауда үзенчәлекле чагылыш тапкан. Алда әйтелгән техника буенча ясалган шамаилләрдә буяулы өлештән кала, бары сүзләр генә яктылык үткәрә булып чыга. Аят юллары үткәргән яктылык, изге сүзләрнең безгә башка дөньядан килүен шулай үзенчәлекле итеп гамәлдә күрсәтә.

Хәзерге вакытта Шамаил музеенда борынгы шамаилләр генә түгел, ә аның хәзерге үрнәкләре дә бар. Музей хезмәткәрләре әйтүенчә, бүген дә шамаил ясау һөнәре гаять катлаулы һәм күп көч таләп итә торган эш. Зурлыгына карап, шамаилны ясау 3-4 көннән алып, ярты елга кадәр вакыт алырга мөмкин.

“Апанаевлар акчасына төзелгән мәдрәсә”

Алга таба сәяхәттә катнашучылар Апаневлар акчасына төзелгән мәчет һәм мәдрәсәгә юнәлде. Мәчет янында төзелгән мәдрәсәне я Апанай мәдрәсәсе, я Күл буе мәдрәсәсе, я Касыймия мәдрәсәсе дип атыйлар. Биредә кадими (иске) ысул белән укытканнар. Мәдрәсәдә Каюм Насыйри, Муса Бигиев, Галимҗан Баруди кебек танылган шәхесләр белем алган. Биредә Шиһаб Мәрҗәни дә укытып алган.

Шулай ук Иске татар бистәсендә икенче мөһим мәгариф үзәкләренең берсе “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе булган. Биредә Салих Сәйдәш, Галиәсгар Камал, Борһан Шаһиди кебек шәхесләр белем алган.

“Каюм Насыйри музее”

Экскурсия энциклопедик гыйлем иясе, галим Каюм Насыйри музеенда тәмамланды. “Каюм Насыйри беренчеләрдән булып татар теленә фәнни якын килгән галим”, - диде музей хезмәткәрләре.

Каюм Насыйриның балалар өчен кызыклы мәгълүмат тупланган китаплар, татар телен укыту өчен методик ярдәмлекләр, геометрия, география һәм башка фәннәрдән дәреслекләр язганлыгы билгеле. Иң беренче дини календарьләрне дә Каюм Насыйри төзегән. Ул халык авыз иҗаты үрнәкләрен җыйган, әдәби әсәрләр, Казан татарлары тормышы сурәтләнгән хезмәтләр иҗат икән, карталар сызган. Хәзерге көндә Каюм Насыйри турында булган мәгълүмат әле һаман да җитәрлек түгел, чөнки һәр яңа ачыш аның әле өйрәнеп бетмәгән шәхес булуы турында сөйли. “Шуңа күрә Каюм Насыйри шәхесе, аның эшчәнлеген төптән өйрәнү - ул киләчәктә чынга ашырылырга тиешле максат булып кала”, - диде музей хезмәткәрләре.

Сәяхәттә юл уңаеннан Илнур Низамиев билгеле татар укымышлылары Фатих Әмирхан, Бакый Урманче, Сара Садыйкова, Фатиха Аитова һәм башкалар турында биографик белешмәләр дә бирде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100