news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Иске Татар бистәсендә төрки кино классикасын күрсәтәчәкләр

Төрки кино фестивале Татарстан башкаласында 21-23 июнь көннәрендә була.

Казанның Иске Татар бистәсендә төрки кино классикасын күрсәтәчәкләр
Рамиль Гали

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Марат Ишкильдин). Казанда 21-23 июнь көннәрендә Төрки кино фестивале узачак. Аның кысаларында Иске Татар бистәсендә ачык һавада төрки телле илләр кинематографиясенең классикасы күрсәтеләчәк. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә “Татаркино” оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова әйтте.

“Татаркино”ның төрки кино фестивале бар. Ул быел 21-23 июнь көннәрендә “Мир” кинотеатрында һәм Иске Татар бистәсендә дә узачак. Кино күрсәтү көне шимбәгә, 22 июньгә, туры килә”, - дип аңлатты спикер.

Тамашачыларга “Казахфильм”, “Кыргызфильм”, “Үзбәкфильм” һәм “Таҗикфильм” киностудияләре төшергән фильмнар тәкъдим ителәчәк.

“Алар шулкадәр күп классика төшергән. Алар хәзер икенче сулыш ала һәм безнең фестивальдә кабатлана”, - диде Миләүшә Айтуганова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100