news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Иске Татар бистәсендә милли рухтагы яңа скульптур композиция пәйда булды, аны ТР Президенты Р.Миңнеханов та карады

Әлеге композиция – студентлар бүләге

 (Казан, 30 август, “Татар-информ”). Татар авылы кешеләренең шәхси хуҗалыкларын күрсәтә торган скульптур композиция бүген Иске Татар бистәсендә пәйда булды – Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтының Казандагы филиалы студентлары үз эшләрен шәһәргә бүләк итеп тапшырдылар. Скульптураларны бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та бәяләде.

Татарстан Республикасы Президентын һәм аны озата йөрүче Казан мэры Илсур Метшинны ИскеТатар бистәсендә балалар башкаруындагы театральләшкән тамаша белән каршыладылар. Аннары Рөстәм Миңнеханов эшләрнең авторлары – скульпторлар белән аралашты.

«Бүген, Республика һәм Шәһәр көнендә, без күп объектлар ачабыз. Һәм монда, Иске Татар бистәсендә, без бу матур скульптураларны карадык» , - дип Рөстәм Миңнеханов ИскеТатар бистәсендә татар халкының тарихы һәм мәдәнияте чагылдырылуын искәртте, яңа скульптуралар бу үзенчәлекле экспозициянең мөһим өлеше булачак, дип игътибарны юнәлтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100