Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Иске Татар бистәсендә "Халык уенчыгы" кәсеп фестивале уза
Республикакүләм бәйрәм Россиядә һәм Татарстанда Экология елына багышлана.
(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Бүген, 20 августта, Казанның Иске Татар бистәсендә “Халык уенчыгы” республика кәсеп фестивале уза. Республикакүләм бәйрәм Россиядә һәм Татарстанда Экология елына багышлана, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Чара кунакларын кәсепче-осталарның интерактив ярминкә мәйданчыклары, мастер-класслар, уен зоналары, иҗади квестлар, концерт программасы һәм Казан шәһәренең «Жизнелюб» проекты презентация мәйданчыгы көтә.
Бәйрәм 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз