news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның ишегалды территорияләрендә һәм башка урыннарда мангал һәм ризык әзерләү өчен башка җайланмалар файдаланып учак ягу тыела

Шәһәрне уңайлыклар белән тәэмин итү кагыйдәләренә шундый үзгәреш кертелде

 (Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан шәһәре Думасының XXXVI сессиясендә шәһәрне уңайлыклар белән тәэмин итү кагыйдәләренә үзгәреш, төгәлрәге, өстәмә кертелде.

Аерым алганда, Казанда хәзер яшелләндерелгән территорияләрдә учак ягу тыела иде. Кешеләрнең ваемсызлыгын исәпкә алып, ишегалды территорияләрендә, кешеләр күпләп булган урыннарда һәм яшелләндерелгән урыннарда янгын чыгу очракларын булдырмас өчен, мангал һәм ризык әзерләү өчен башка җайланмалар файдаланып ачык рәвештә учак ягу да шәһәрне уңайлыклар белән тәэмин итү кагыйдәләре белән тыелачак. Депутатлар шушы тәкъдимне хуплап тавыш бирер алдыннан, мондый нормалар Мәскәүдә һәм Россиянең башка муниципаль берәмлекләрендә дә гамәлдә булуы әйтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot