news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Ирек мәйданында уздырылган Җиңү парадында 7,5 меңләп кеше катнашкан

ТРның муниципаль районнарында февраль-май айларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән бәйрәм чараларында катнашучыларның саны 1,3 млн-нан а

 (Казан, 19 май, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәм чараларына йомгак ясады.

Аерым алганда, ул 25 апрельдә республикада “Урман утырту көне” акциясе кысаларында “Җиңү урманы” акциясе уздырылуын билгеләп үтте. Нәтиҗәдә, сугышта һәлак булучылар хөрмәтенә утыртылган агачлардан тулы бер аллеялар калкып чыкты, дип сөйләде Васыйл Шәйхразиев. Ул быел ТРда Парклар һәм свкерлар елы булуын искәртеп, Чистай паркларының берсендә тыл хезмәтчәннәренә багышланган мемориаль комплекс ачылуын билгеләп узды.

Шулай да, бәйрәм чараларының төп кульминациясе, әлбәттә, 9 Майда булды. Татарстанның һәр районы, һәр шәһәре аны югары дәрәҗәдә уздыруга үзеннән лаеклы өлеш кертте, диде ТР Премьер-министры урынбасары.

Аның сүзләренчә, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында Казанның Ирек мәйданында узган Җиңү парадында 7,5 меңләп кеше катнашкан. Республиканың муниципаль районнарында агымдагы елның февраленнән 9 майга кадәр үткәрелгән массакүләм бәйрәм чараларында катнашучыларның саны 1,3 млн-нан артып киткән. 8-9 май көннәрендә ТР дәүләт музейлары һәм музей-тыюлыкларында 14 меңнән күбрәк кеше булган.

Гомумән алганда, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылган чараларда Казанда 252,5 мең, Яр Чаллыда 120 мең, Түбән Камада 77 мең, Әлмәттә 43 мең кеше катнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot