Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның Ирек мәйданы турында экскурсияне өйдән чыкмыйча гына тыңлап булачак
Хәзерге Татарстан Дәүләт Советы бинасы урынында элек нәрсә урнашканын, КАИ бинасы элек нинди булганын аудиогидта тыңлап булачак.
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Казанлылар өйдән чыкмыйча гына Ирек мәйданы турында экскурсия тыңлый ала. Экскурсияне туган якны өйрәнүче Марк Шишкин үткәрә. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Аудиогидта Казанның иң танылган мәйданының тарихы турында сөйләнә. Казанда беренче театр кайчан ачылган, Казан Ратушасында чыгыш ясаучылар, элек КАИның 5нче бинасы нинди булган, хәзерге ТР Дәүләт Советы урынында элек нәрсә урнашкан һәм башка кызыклы сорауларга җавап табып булачак.
Экскурсияне «Казанны ачканда» подкастында тыңларга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз