Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Ирек мәчетендә Әлфия Авзалова рухына дога кылдылар
Бөек татар җырчысын искә алырга туганнары, якыннары мәчеткә җыелды.
(Казан, 14 июнь, “Татар - информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Бүген Казандагы Ирек мәчетендә Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Әлфия Авзалова рухына дога кылдылар. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе катнашты.
"Әлфия апаның кабере киң, үз китапларын уң кулы белән алып, хисапсыз җәннәткә керергә насыйп булсын", - диде Ирек мәчетенең имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Мифтахов.
Бөек татар җырчысын искә алырга "Казан утлары" ансамбле җитәкчесе Кәрим Габидуллин, бэк-вокалчы Сания Габидуллина килде. "Әлфия апа белән арабызда бер сер дә булмады. Ике ел үтте, Әлфия апа бер дә истән чыкмый, тавышы, фикере әле дә колакта", - диде Сания Габидуллина.

Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова бүгенге көннең бик дулкынландыргыч булуын әйтте. "Вакыт дәвалый диләр, дәваламый. Әни бик сагындыра. Бүген укыган догаларыбыз аның рухын шатландырыр дип өметләнәм", - диде ул.
- Әлфия Авзалова 2017 елның 15 июнендә 85нче яшендә вафат булды. Аны Казанның Татар зиратына җирләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз