Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты салым булмаган керемнәрдән рекордлы күләмдә керем алган – 3 млрд. 18 млн. сум
Шул ук вакытта муниципаль милек саналган 16 объект муниципаль казнадан урланган, шәһәр кадастр бәясе белән 400 млн. сумлык милкен югалткан булган
(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан каласының муниципаль милке саналган 16 объект муниципаль казнадан урланган, шәһәр кадастр бәясе белән 400 млн. сумлык милкен югалткан булган. Мошенниклар төркеме тарафыннан кылынган шушы гамәл шәһәр Башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты катнашында муниципаль милеккә былтыр планлы инвентаризация үткәрү-тикшерүләр уздырылганда ачыкланган. ТР буенча ЭЭМның икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе, Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе үткәргән оператив чаралар нәтиҗәсендә, җинаять эше кузгатылган, гаеплеләр ачыкланган, тикшерү дәвам иттерелә. Шушы объектларның бер өлеше казнага кайтарылган, калганнары буенча Арбитраж судта эшләр карала.
Бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты башлыгы Ратмир Шәйдуллин үзе җитәкчелек иткән подразделениенең узган елдагы эшчәнлегенә хисап ясап, шундый белешмә бирде. Аның сүзләренчә, 2014 елның 1 гыйнварына муниципаль милектә 209,2 млрд. сумлык объект исәпләнгән. Муниципаль милек итеп, муниципаль казнага 960 млрд. сумлык табыш алуга ирешелгән. Күчемсез милекне сатудан, ә алар 120 аукционда хәл ителгән, 1,3 млрд. сум керем алынган. Андый милекне арендага бирүдән (ә бу узган елның 31 декаренә 401 килешү нигезендә тормышка ашырылган) Казан 299,8 млн. сум табыш алган һәм биредә 65 мең кв.м мәйдан биләмәләр турында сүз бара. Җир кишәрлекләрен арендага тапшырганнан 1 млрд. сумнан артык акча кергән, җир сатудан – 718 млн. сум тирәсе.
Аерым алганда, хуҗасыз булган канализация, су үткәргеч кебек инженерлык инфраструктур объектлар 2014 ел дәвамында кабул ителеп, муниципаль реестрга кертеп, 1202сен рәсмиләштерү эшләре башкарылган, хәзерге вакытта гомуми мәйданы 1200 кв.м тәшкил иткән ташландык 14 объектны муниципаль милек итеп тануга юнәлтелгән эшләр башкарыла. Казан биләмәләре белән нәтиҗәлерәк идарә итү, аларны файдалануны стратегик план буенча оештыру максатыннан, шәһәр Башкарма комитеты 1200 гектар гомуми мәйдан биләгән 777 җир мәйданнарын, ә аларның күпчелеге табигый ландшафт үрнәкләре, парклар һәм скверлардан тора, муниципаль милек составына алу турында 232 күрсәтмә чыгарылган һ.б.
Казан каласы территориясендә хәзерге вакытта шәһәр бюджетыннан финанслана торган 620 муниципаль учреждение эшчәнлеген алып бара, аларның 355е – муниципаль бюджет учреждениесе, 242се – муниципаль автоном учреждение, 23е – муниципаль казна учреждениесе. Предприятиеләрдән 21 муниципаль унитар предприятие булган, шуларның 18е гамәлдә, 1се бетерелгән, 2се банкротлык процедуралары уза, ачык акционерлык җәмгыятьләре 18 булып, 13е генә эшли, 2се инде ябылган.
Җыеп кына әйткәндә, былтыр Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты салым булмаган керемнәрдән рекордлы күләмдә керем алган – 3 млрд. 18 млн. сум. Мисалга, 2013 елда 2,7 млрд. сум булган, 2012 елда – 2 млрд. сум.
Р.Шәйдуллин билгеләп үткәнчә, 3 декабрьдә муниципаль милекне сатуда тарихи рекорд куелган: бу көнне 436 млн. сум гомуми суммага 36 объект сатылган. Киңәшмәгә рәислек иткән мэр Илсур Метшин бу җөмләдә, мондый хәл икътисад базарында рубльнең кискен төшүе һәм акчалыларның капиталын күчемсез милеккә урнаштырырга ашыгуы белән бәйле, диде.
Р.Шәйдуллин исә, шәһәр бюджетына салым булмаган керемнәрдән 2015 елда 2,2 млрд. сумлык табыш алу планын үтәү өчен комитет тырышачак, дип ышандырды. “Муниципаль милекне сату планы киеренке булды, башкарылган эш бик зур: 3 млрд. сумнан артык табыш алып, бу күп кенә бурыч-максатларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирде, дип канәгатьлек белдерде мэр И.Метшин һәм 2015 елда да бюджетның керем өлешен планнан арттырып үтәлеренә өмет баглады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз